Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр бүләкләнә

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре – “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә:

 

Гыйбадуллин Сәмигулла Зәбихулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, “1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен” медале, “В.И.Ленин тууның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан намуслы хемәте өчен” юбилей медале, Жуков медале, “Совет армиясе һәм флотына 30 ел” медале белән бүләкләнгән, 20 елдан артык Рус Әҗәле авыл җирлегендәге “Комсомолец” колхозында нәтиҗәле хезмәт иткән.

Касмаков Ибраһим Исхак улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз Ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткәне өчен”, “Берлинны алганы өчен” медальләре белән бүләкләнгән, “Коммунистик хезмәт алдынгысы” исеменә лаек булган, Яшел Үзән районында газ өлкәсендә 30 еллап җаваплы эшләгән.

Штрыкова Валерия Львовна - Бөек Ватан сугышы ветераны, “Ленинград блокадасында яшәүчеләр” билгесен алган ,”Санкт Петербургның 300 еллыгы истәлегенә”, “Ленинградны фашистлар чолганышыннан тулысы белән азат итү уңаеннан” юбилей медальләренә лаек булган, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсендә 40 елдан артык намуслы хезмәт иткән.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев