Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1047 чакыру килгән
Яшәеш

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1047 чакыру килгән

Шуларның 627се – шәһәрдән, 420се районнан булган. 420 кеше госпитализацияләнгән: 282се – шәһәрдән, 138е – районнан.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Ленин урамында кулбашына өйдәш хатыны пычак кадаган 38 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Ирне травматология бүлегенә китергәннәр.

Тургенев урамында кайнар су түгелеп тәне пешкән 87 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Заикин урамында ире кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 28 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.


Нет комментариев