Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә язгы футбол турниры узды

Моннан бер ел элек универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы кысаларында төзелгән «Яшел Үзән» футбол манежында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2010 елда туган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында футбол блиц-турниры узды.

Ярышларны Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе оештырды.

«Бүген безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе - массакүләм балалар спортына ярдәм итү. «Спортта тормыш» җирле партия бүлеге проекты кысаларында без инде шундый берничә турнир уздырдык. Әмма алда эшләр күп. Планда тагын берничә балалар футбол фестивален уздыру каралган», - диде Артур Камалеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев