Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында көзге-кышкы чорда бозда иминлек буенча рейд узды

атарстанда ГИМС инспекторлары ОСВОД хезмәткәрләре белән берлектә кышкы балык тотарга яратучыларны юка бозның куркынычлыгы турында кабат кисәтә. Шул ук вакытта, мондый чаралар телдән аңлатулар белән генә чикләнми. Бозга чыгарга тәвәккәлләүчеләргә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.

Искәртәбез, боз 7 сантиметрдан да ким булмаган катламда инде каткан су объектлары бозларына чыгучылар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 435 номерлы карары нигезендә, кисәтүдән алып, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салуга кадәр берничә санкция каралган. Яшел Үзән районында махсус төзелгән профилактик төркемнәр, норматив-хокукый актлар нигезендә, хәзер барлык су объектларын, кешеләрнең бозга чыгуын булдырмау буенча рейдлар белән планлы рәвештә әйләнеп чыгалар. Профессиональ төркемнәр составына ГИМС, ОСВОД Үзәгенең Яшел Үзән бүлеге инспекторлары, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен саклау бүлеге белгечләре, 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары керә.

Әйтергә кирәк, Идел өстендәге боз әле бөтенләй тотрыкланмаган. Яшел Үзән - Карамалы Тау суы тулысынча ачык, паром эшли. Шул ук вакытта якында гына - боз белән капланган култыкларда балыкчылар утыра. Көн саен ЮХИДИ инспекторлары һәм ОСВОД (Суда коткару җәмгыяте) хезмәткәрләре "Берег" махсус аэрокөймәсендә юка боз өслегенә чыгып, бозның контроль үлчәмнәрен ясый.

- Кеше авырлыгын күтәрә алырлык, куркыныч тудырмаслык боз калынлыгы күлләрдә 7 сантиметрдан да кимрәк булырга тиеш түгел, - дип шәрехли «ОСВОД» республика оешмасы рәисе Вячеслав Кандрашин. - Агымлы елгаларга килгәндә, боз кимендә 12 см булырга тиеш. Шул ук вакытта боз капламының структурасы көпшәк түгел, ә бертөрле булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X