Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән медицина көллиятендә яңа җитәкче билгеләнде

Ул Швецова Диләрә Камилевна булды.

Яңа җитәкчене тәкъдим итәргә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килде. 2018 елдан җитәкче урынын Рашат Латыйпов били. - Минем Михаил Павлович Афанасьевка, безнең коллективка рәхмәт әйтәсем килә, шушы вакыт эчендә без шактый уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык, алга таба, һичшиксез, хезмәттәшлек итәчәкбез һәм бергәләп барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, - дип билгеләде Рашат Вәгыйзьович. Бүгенге көндә Яшел Үзән медколледжында 756 студент белем ала, WorldSkills ның дәвалау эше буенча призерлары, һөнәри осталыкның төрле дәрәҗәләрдәге конкурсларда җиңүчеләр һәм призёрлары. Яшел Үзәнгә билгеләнгәнче Диләрә Швецова Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының "Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты" ДБУЗны үстерү бүлеге башлыгы урынын биләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев