Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урам юллары тигезләнә

Яшел Үзәндә ике үзәк урамны төзекләндерүгә 200 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевның 2,5 км озынлыкта Ленин һәм Заикин урамнарын тулысынча ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатен хуплады.

Быел республика бюджетында бу максатларга 200 млн сумга якын акча каралган.
– Республика Президенты ярдәме белән без шәһәр өчен юл инфраструктурасын үстерү буенча бик кирәкле эшләрне башлап җибәрдек, – ди Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Эшләр исемлегенә машиналар йөрү өлешенең өслеген, тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлау, борт ташларын алыштыру һәм урнаштыру, электр челтәрләрен үзгәртеп кору, машина йөрү өлешен билгеләү керә.
Моннан тыш, Ленин урамында суүткәргеч алыштырылачак. Эшләрне октябрь ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Алга таба финанслау шарты белән, шулай ук проект буенча 2023-2024 елларда Гоголь, Карл Маркс, Октябрь урамнарын капиталь ремонтлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев