Бакырчы мәдәният йорты алды быел көзен дә шау чәчәккә күмелеп утыра.
Яңгырларның шифасы, кояшның җылы нурлары чәчәкләргә аеруча килешкән.
Хәзер исә түтәлләрне кышка әзерләү мәшәкатьләре башланган. Корыган чәчәкләр җыеп алынган, түтәлләр чистартылган, ә күпьеллык гортензия, хоста һәм лаконос үсентеләре утыртылган.
Чәчәкләр язын, җәен, көзен дә матур булып сөендерсен өчен, бүгеннән үк хезмәт куярга кирәк.
Бу хакта Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева яза.
Нет комментариев