Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укыту материалы булырлык язма

«Яшел Үзән» газетасындагы язмаларны йотлыгып укыйм. Кечкенәме, зурмы, ләкин нигезендә һәркемгә кирәк мәгълүмат анда. Кеше язмышы.

Менә бүген дә яңа газета алдым. 3нче апрель саны. Нәзирә Гыйззәтуллинаның «Гыйбрәт шулпасы». Бу язмада безгә – татарларга гына түгел, бөтенебез өчен әдәп-әхлак тәрбиясе, үз-үзеңне тоту, аның тискәре ягын ачып салу, тискәре күренешләрнең нәтиҗәсе нинди аяныч хәлләргә китерүе шулкадәр ачып салынган, тәфсилләп анализланган. Һәркемгә аңлаешлы, һич кенә дә каршылыксыз.
Әдәпле, тәрбияле баланы балачагыннан ук билгеләп була. Үскәч, буй җиткәч кенә тәрбияле, инсафлы буласына ышанасы кыен. Тәрбия – балачактан ул. әти-әни сүзен тыңлап, игътибарга алып, аяк астына салып таптамаганнар бик күпкә бәхетлерәк.
Мин инде әби кеше. Шулай да, яшьләрнең уй-теләкләренә дә колак салам. Алар арасында да төрлесе бар һәм булган. Мода үзгәргән саен әле кыска, әле озын, әле ябык, әле ачык киемнәр чыга тора. Ләкин чамасын белеп киенү – бу кыз модадан артта калганны күрсәтми бит әле. Чама кирәк.
Яулык бәйләү, озын киемгә карата минем фикеремә каршы чыгучылар да булды. Һәркемнең үз карашы. Яулыкны да матур, җыйнаграк бәйләп була. Күлмәкнең автобус идәнен себерерлек озынлыгына тулаем каршымын. Әбиемнең:  «арусызлана», «чәчрәп китте», дигәнен күп ишетеп үстем. Һәм миңа ошамаганы – карадан киенү. Әбиләребез аклы күлмәк киделәр. Ак төс безнең мөселман әбиләренең йөзен яктыртты. Бүген дә яктырта.
Язманы кабат-кабат укыдым. Һәр җөмләсеннән үземә рәхәтлек алдым. Үткән еллардагы ялгышлар искә төште, әбиләребезнең безне әдәплелеккә өйрәткән әйтемнәре барланды. Укыган саен, яшәгән саен яңалыкка юлыгасың.
Безнең авылда «гыйбрәт шулпасы» дигән әйтемне ишеткәнем юк иде. яңа ачыш!
Нәзирә ханым! Бу язмагыз өчен мең-мең рәхмәт. Мин генә түгел, күп­ләр әйтәдер, укыйлардыр, фикер йөртәләрдер.
Үзем педагог булгач, укытучы – сыйныф җитәкчеләре өчен «әдәп-әхлак» темасына еллар дәвамында кулланырлык, искерми, кирәклеген югалтмый торган, сәламәтлекне сак­лау юлларын өйрәтүче материал бу!

Яңа язмаларыгызны көтеп, сәламәтлек, бәхет теләп, «Яшел Үзән»нең даими укучысы Рәйханә апагыз Зәйнуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев