Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гыйбрәт шулпасы

1 апрельдә бөтен дөньяда хиҗаб көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләренең мөнбәрләреннән шәригать кануннары буенча хатын-кызларның киенү әдәпләре турында вәгазьләр яңгырады.

«Хиҗаб гаурәтне каплар өчен каралган. Әмма дин кардәшләребез шуны да онытмасыннар иде: Аллаһы Тәгалә гаурәтне хатын-кызга гына түгел, ир-атка да капларга кушкан. Шул исәптән, спортчылар да нинди спорт төре белән шөгыльләнүгә карамастан, мөселман булса, бу таләпне үтәргә тиеш», – дип язды Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәр битләрендә.
Кием мәсьәләсе бик четерек­ле мәсьәлә, җәмәгать... Кемгәдер баштан-аяк төренеп йөрү ошый, ә кемгәдер – майка, шортадан. Әлеге кием мәсьәләсе күбесенчә хатын-кыз затына килеп төртелә. Ир-атларга бу юнәлештә күпкә җайлырак. Иң мөһиме: кием кендектән тезгә кадәр (тезне кертеп) гәүдәне каплап торырга тиеш. Ә хатын-кызга бераз тырышырга кирәк...
Кешенең киенүен контрольдә тотучылар да бар: Ходай тәгалә, оешма җитәкчеләре һәм...капка төбендәге әбиләр.
Беренчесе гаүрәтне капларга куша, кешенең, бигрәк тә, хатын-кыз­ның сәламәтлеге, әхлагы турында кайгырта.
Икенчесенә – оешманың имиджын, үсешен, йөзен күрсәтергә кирәк – шуңа тырыша. Хезмәткәрнең клиентлар каршында пөхтә, матур булып, гәүдә формаларын күрсәтеп, «менә мин!», «менә безнең оешма!» дип торуы кирәк аңа.
Өченчеләре... ой, болары иң хәтәр, иң әче телле контролёрлар. Болар теленә эләксәң, башың бетте. Бер көнне арт күрсәтеп чыгуың була, гомергә кара исемлеккә керәсеңне көт тә тор! «Бу Габбас кызы кайчан к… күрсәтеп йөрүдән туктар икән?!», «Теге бичура тагын эчке күлмәктән җырларга чыккан! Оят та юк, намус та юк!» дип, күрше кызларына да, артистларга да җитешә алар.
Ходайдан курыккан, шәригать кануннары буенча киенгән кызлар, ханымнар белән еш аралашырга туры килә миңа. Болар Россия ислам институты, мәдрәсә студентлары һәм остазлары, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хезмәткәрләре. Зифа буйлы, ачык йөзле, искиткеч мөлаем туташ һәм ханымнар. Йөзләреннән нур бөркелә. Кайберәүләр уйлаганча, кара кием кигән, эченә бикләнгән, төксе кыяфәтле кызларны, ханымнарны, гомумән, очратканым юк. Алар белән сәнгать, мәдәният, әдәбият темасына рәхәтләнеп сөйләшеп, бәхәсләшеп, кызык хәлләрне искә төшереп, шаярып-көлеп була. Спорт ярышларында катнашырга, кино-театрларга йөрергә дә вакыт таба алар. Бу гүзәл туташ-ханымнарга карап сокланам да, алардан үрнәк алырга тырышам мин.

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Осиново бистәсе

Язманың дәвамын газетаның чәршәмбе санында укырга мөмкин (№23).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзерге әбиләрне әби, димәссең. Тар, сыланып торган чәчәкле кыска ыштаннан йөриләр, кайчакта яшьләр оялырлык итеп киенәлә