Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда таҗ инфекциясенең тагын 84 очрагы ачыкланды

Алар арасында балалар юк.

Соңгы тәүлек эчендә төбәктә 84 кешедән коронавирус тапканнар. Пациентларның яше 90 яшькә чаклы.

ТР оператив штабы мәгълүматлары буенча, бер очрак читтән кергән. Шулай ук, 25 татарстанлы ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә китерелгән, чөнки аларга вируска каршы көрәштә табибларның оператив ярдәме кирәк булган. Калган 59 кешене медицина хезмәткәрләре изоляциядә өй күзәтүе астында калдырган.

Инфекциянең яңа очракларын төбәкнең 19 шәһәрендә һәм районнарында ачыклаганнар. Йоктыручыларның күбесе Казанда - 44. Авырулар саны буенча Яшел Үзән, Баулы һәм Спас районнары бара - бишәр очрак. Калган 15 муниципалитетта өчтән бер очракка кадәр теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев