Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның ике колониясендә тоткыннарны тоту режимы үзгәрәчәк

Менделеевcкиның 10нчы номерлы төзәтү колониясендә режим уртачадан кырыс режимга алышыначак, ә Казандагы 18нче каты режимлы колония - колония-җирлек (поселение) булачак.

Татарстанның ике колониясендә тоткыннар өчен режим үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә идарә башлыгы Эдуард Хиалеев сөйләде.

Быел Менделеевскидагы 18 нче номерлы төзәтү колониясендә да тоткыннарның гомуми режимы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр, шулай ук, 10нчы Казан колониясенә дә кагылачак - аның базасында, элек җәзасын үтәгән 219 тоткын өчен колония-җирлек эшләячәк.


"Шул ук боерык белән 6 колониядә тулылану лимитлары үзгәртелде. Әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, республикада төзәтү колонияләрен тутыруның гомуми лимиты 1040 урынга кимеде, - дип өстәде Хиалеев. Моннан тыш, Питрәч районы Пановка авылында 10нчы Казан колониясендә беренче тапкыр хөкем ителгәннәр урынына элек җәза үтәгән тоткыннар булачак.


Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Казанда яңа СИЗО төзелеше башланачак - аның барлыкка килүе республиканың башка тикшерү изоляторларындагы лимит проблемасын хәл итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев