Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ноябрь ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы көтелә

Татарстанда ноябрь ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Синоптик сүзләренчә, хәзер республика Төньяк Атлантика йогынтысында, Татарстан территориясенә җылы һәм дымлы һава массалары үтеп керә. Шуңа күрә көз ахырына кадәр һава торышы аномаль җылы булачак.

Температура климатик нормадан якынча биш градуска югарырак булачак,ә бу чор өчен хас уртача күпьеллык температура -6 градус.

Аномаль җылы һава торышына карамастан, 15 сантиметрга җиткән кар катламы калачак, чөнки нольдән түбән температура төнлә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X