Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган атказанган артистны җырлаудан тыйганнар

Ул шактый гына вакыттан соң социаль челтәрләрдә тамашачылары белән элемтәгә чыккан.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков инфаркт кичергән иде.

«Көннәр җылы, чыктым әле менә «прогулка»га, – ди ул – Әле мин «Зеленая роща»да. Бу атнада, ягъни дүртенче октябрьдә, чыгарырга тиешләр, өйгә кайтаралар. Бу юлы дәваханәдә бик озак ятылды – 20 көннән артык.

Концертларга килгәндә, әлегә миңа җырларга ярамый, дуслар. Авыр күтәрергә дә ярамый. Чаллыдан 16 октябрьдә концертыгыз буламы, дип сорап яздылар. Юк, дуслар! Ул концертымны февральгә күчердем. Әлегә миңа 3-4 ай җырларга ярамый. Шундый хәлләр, дуслар!» – дигән җырчы.

Өч-дүрт ай үтә дә китә ул, яраткан җырчыбызны сәхнәләрдә көтеп калабыз!

Татар тудей

Фото: социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев