Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев: «Әти әнине үтереп, төрмәгә утырды»

Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек.

«Минем әтигә үпкәм зур иде. Гомеремнең зур өлешен ансыз яшәдем. Миңа 2 яшь булганда ул абыем белән безне калдырып китте. Әти әнине үтереп, төрмәгә утырды.

Безне әтинең апасы тәрбиягә алды. Аңа моның өчен зур рәхмәт.  
Без әти белән күрешә идек, ләкин ул безнең тормышыбызга  әллә ни катнашмады. Миндә балачак үпкәләре иде.  

Өлкәнәйгәч, мин күп нәрсәне аңладым һәм кабул иттем. Без озак кына аралашмадык. Ә аннан мин беренче адымны ясадым һәм 55 яше белән котлау җибәрдем.  Аннан соң безнең мөнәсәбәтләр яхшырды. Минем балаларым аны нык яраттылар.
Былтыр 4 майда әтием безне ташлап китте. Аңа 56 яшь иде… 
Әйе, ул гади кеше түгел иде. Үз гомерендә бик күп хаталар эшләгән. Төзәтеп булмаслык, гафу итә алмаслык хаталар. Ләкин мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның баласы һәм әтиемнең булуын теләдем.

Мин аның бәхетле булуын теләдем, әмма өлгермәдем. Мин аны шулкадәр нык сагынам. Мин аны шулкадәр яратам, ләкин бервакытта да яратам дип әйтмәдем. Өлгермәдем. Әти-әниләрегезнең кадерен исән чакта белеп калыгыз!»

Татар эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев