Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Президенты ярдәмчесе Николай Патрушев Горький исемендәге суднолар төзү заводында булды

Аны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, предприятие генераль директоры Александр Филиппов һәм «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе башлыгы Ренат Мистахов озата йөрде.

Алар корпорациянең алга таба үсеше турында фикер алышты.

- A.M. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында диңгез һәм елга кораблары һәм суднолар төзүнең бай тәҗрибәсе бар. Заводның урнашу урыны Кара, Каспий, Балтыйк диңгезе, Төньяк Боз океаны бассейннарының эчке су юллары буенча теләсә кайсы регионга кораблар һәм суднолар китерүне башкарырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләде Патрушев.

Предприятие җитәкчеләре суднолар төзелешендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү өлешендә предприятиене үстерү программасы турында сөйләделәр, шулай ук җитештерүне техник яктан яңадан коралландыру буенча масштаблы программаны дәвам итү турында карар кылдылар.

Шуннан соң киңәшмә узды, анда «Ак Барс» корпорациясе үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

Николай Патрушев суднолар төзүнең сериясен тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады. Шулай ук төзелештә конструкторлык документациясе нигезендә эш итәргә кирәк, дип билгеләде.

Патрушев ассызыклаганча, сыйфаты һәм технологик потенциалы буенча безнең корабльләр дошманның шундый ук судноларыннан яхшырак булырга тиеш.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев