Разведчик Артур
Булачак командир повестканы үзе соратып алган
Очрашу
Украинада барган махсус хәрби операциягә (СВО) ир-егетләребез мобилизацияләнә башлагач, безнең яктан ул бик авыр кабул ителгән һәм аларны күз яшьләре белән озаткан идек. Менә ярты ел узып, алар ике атналык ялга кайталар.
Егетләрне ничек озатсак, шундый ук күз яшьләре белән каршы да алабыз. Дөрес, монысында инде шатлык-сөенечләр белән. Аларның кайтуын туганнары ничек көтеп алгандыр, күз алдына китерүе авыр. Көннәр белән төннәр генә түгел, сәгатьләрне санаганнары көн кебек ачык. Ял итәргә дип китмәгәннәр бит. Анда аларны кунак ашы белән дә каршы алмаганнар.
Ни күрсә дә ир башлары күрә шул инде. Ә хәрби бурыч үтәү иң катлаулысы һәм куркынычы дип әйтеп була. Бурыч куелган икән, аны үтәргә кирәк!
Бу көннәрдә ялга кайтучыларның берсе – разведчик Артур (билгеле сәбәпләр аркасында фамилиясен атамыйбыз) белән безгә очрашып сөйләшү мөмкин булды. Безгә ул военкоматка килгән җиреннән тиз генә кереп чыгасы итте. Без бит аларның һәркайсын герой итеп күз алдына китерәбез. Гомумән, СВОда булган икән, ул үзе үк батырлык. Димәк, ул утны-суны да кичкән, үлем белән дә күзгә-күз очрашкан, окопларда да яткан.
Безнең героебыз да гадәти, ыспай, ачык йөзле, җор телле егет булып чыкты. «Мин сугыштан кайткан» дигән масаю чалымнары да күзгә чалынмады. Бераз контузия алган, хәзер госпитальгә барып дәваланып йөри. Өстәвенә, үзе махсус отрядта хезмәт итә. Кайсы разведчикның яшерен серләрен ачып салганы бар? Шулай да, чын разведчик белән сөйләшеп алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык.
– Кем син, Артур?
– Мин Татарстаннан – Әгерҗе районыннан. Шунда тудым, үстем, укыдым, армиягә дә шуннан киттем. Анны биш ел контракт буенча хезмәт иттем, – дип сөйли ул үзе турында. – Аннан соң гражданлык тормышы башланды. Хәзер миңа 30 яшь. Өйләнгән һәм ике күз нурым – кызым бар. Олысына – 8 яшь, кечесе 2 яшь ярымлык. Хатыным Диана – тәрбияче.
Яшь гаилә Осиновода ипотекага алган фатирда яши булып чыкты.
– Мәхәббәт тарихы да кызыксындыра.
– Классташым, балачак дустым өйләнде дә, аның хатынының сеңлесе белән мин таныштым. Бер-беребезне бер караштан ук ошаттык һәм эшне кыска тоттык, гаилә кордык.
Артур хәрби операция башлану белән үзен психологик яктан да, физик яктан да әзерли башлаган, хәтта медкомиссия узган.
– СВО башлангач хәрби комиссариатка килдем, әмма көтәргә куштылар. Аннан соң мобилизация игълан ителү белән әзерләнә башладым, хәрби комиссариатка шалтыратып, миңа повестка бармы, дип сорадым. 3 көннән соң мин СВО территориясендә идем инде. Миңа әзерләнү кирәк түгел, тәҗрибәм бар.
– Ярый, син үзең өчен карар кылган. Ә гаиләң, әти-әниләрең?
– Гаиләм моны берничек тә кабул итә алмады, бик борчылдылар. Берни эшләп булмый, мин бармасам, ул вакытта, кем? Илне, туганнарны кем саклар? Мин үз карарымны бурыч дип әйтмәс идем. Бу бөтенләй башка әйбер. Нәрсә белән шөгыльләнүемне, гафу итегез, сөйли алмыйм. Мин үз белгечлегем буенча хезмәт итәм, кече звено командиры булып торам. Званием – сержант. Мине алгы сызыкта 5 ай булганнан соң 14 көнгә ялга җибәрделәр. Кызганыч, санаулы көннәр тиз уза.
– Хезмәтең авырмы?
– Миңа юк. Бәлки ул минем кандадыр. Чөнки туганнарым арасында хәрбиләр күп. Бертуган абыем да хәзер хезмәт итә. Барысы да «кайнар нокта» узганнар. Хәзер сугыш шартларына өйрәнелде, авыр булса да күнегәсең.
– Кая яшисез?
– Окопларда, блиндажларда. Ә шартларга килгәндә – анысын үзең ничек ясыйсың, түзәрлек. Аннан да начарракларны күргән бар. Бөтенесен дә үзегез аңлыйсыз инде, сөйләп бетереп булмый.
– Курку бармы?
– Әлбәттә, бар. Аңардан беркая да китеп булмый. Моны үзеңә аңларга һәм башыңны эшләтергә кирәк. Курку тиз юкка чыга.
– Кире китәсе килмидер?
– Ялдан соң, әйе, китү авыррак. Гаилә белән күбрәк буласы килә. Әмма кирәк! Безне анда көтәләр.
– Артур, анда әйберләрдән нәрсә җитми?
– Бар нәрсә дә җитә дип әйтер идем. Гуманитар ярдәм дә гел килеп тора. Исемлеләрен дә алабыз. Хәтта почта аша җибәрелгәннәрен дә. Әйтергә кирәк, эчке киемнәр күп таләп ителә, чөнки аларны безнең юарга вакыт юк. Шуңа да күбрәк шулар кирәк дип әйтәм.
– Дошман ягы белән чагыштырганда көчләр ничек, тигезме?
– Безнең армия көчле. Аны алар да яхшы аңлый. Ничек кенә булмасын, җиңү безнең якта. Гомумән, безнең армия, башка илләрнеке белән чагыштырганда, иң көчлесе.
– Балалар язган хатлар ошыймы?
– Әлбәттә! Хатны ачып җибәрәсең һәм аннан алган хисләрне аңлатып булмый. Без аларны сагынып көтәбез.
– СВО барган урыннарда җирле халык сезне ничек кабул итә?
– Яшәүчеләрнең яртысы киткән. Ә калганнары төрлечә кабул итә. Без халык белән эшләмибез бит, ярдәм генә итәбез. Ә менә ВСУ, әйе.
– Әти-әниләрегез бик борчыладыр хәзер?
– Әлбәттә, бик. Әйткәнемчә, минем бит абыем да хезмәт итә. Бер гаиләдән икәү – артыгы белән. Әмма без аларга мөмкинлек булганда шалтыратып торабыз, хәл-әхвәл сорашабыз. Без, һичшиксез җиңеп, исән-сау кайтачакбыз дип, тынычландырабыз!
Разведчик Артурга җиңүләр, исәнлек-саулык, ә әти-әнисенә һәм гаиләсенә түземлек теләп калабыз. Арабызда шундый оптимистлар, чын патриот батыр егетләр булганда, җиңүләргә ышаныч нык арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев