Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин: 1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үзгәртеп кору башланачак

2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 550 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге акчаларның 90%ы - федераль ресурслар. Модернизация үзе 1 июльдә эшләтеп җибәреләчәк, дип ачыклык кертте президент. 
Путин медицина белгечлекләре буенча вузларга җыю тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте 
Путин медицина белгечлекләре буенча вузларга җыю тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте 
Путин ассызыклаганча, хәзер бөтен көчне нәкъ менә сәламәтлек саклауның беренчел звеносында тупларга кирәк. 
"Сәламәтлек саклау турында кешеләр саннар һәм күрсәткечләр буенча хөкем итми. Ун чакрым ераклыктагы дәваханәгә барырга, көне буе чиратта яки атналар буе тар белгечтән кабул итүне көтүче кеше илдә уртача гомер озынлыгының ни дәрәҗәдә үсүе якеи кимүе турында аз кызыксына, - диде дәүләт башлыгы, - Ул үзенең тормышы, сәламәтлеге турында уйлый». 
Шуңа күрә, президент сүзләренчә, агымдагы елда илдә, бигрәк тә авыл җирлегендә, фельдшер-акушерлык пунктларын тулы күләмдә җәелдерергә кирәк. Мондый пунктлар "белешмәләр язып утыру" гына түгел, ә пациентларны район үзәкләренә дәвалану өчен җибәрү белән шөгыльләнергә тиеш, дип ассызыклады президент. 
«Урыннарда белгечләрнең кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы. 
Ул Гомумроссия халык фронтыннан әлеге программаны тормышка ашыруны контрольгә алуны сорады. 
Моннан тыш, Путин сәламәтлек саклауда хезмәткә түләүнең яңа системасын кертү турында хәбәр итте. 
"Без килешкәнчә, быелдан сәламәтлек саклауда хезмәткә түләүнең үтә күренмәле, гадел һәм аңлаешлы кагыйдәләренә нигезләнгән яңа системасы этаплап кертелә башлаячак, ул хезмәт хакында беркетелгән окладларның өлешен билгели", - дип сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев