15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Балыкчы вафат
Бүген 112 бердәм номерына Исак авылы янындагы Зөя елгасында балыкчының хәле авыраю турында хәбәр килеп ирешә.
-
Путин экологик мониторингның бердәм системасын РФдә формалаштырырга йөкләде
2021 елга товарларны һәм төргәкләрне җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утильләштерү буенча чыгымнар тотарга тиеш.
-
Милли проект кысаларында Татарстанда 3 мең ясли урыны булдырылды
«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру Татарстанда 3,1 меңнән артык яңа яссы урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфларга бушлай кайнар азык белән тәэмин итүне оештырырга әзер
Татарстан мәктәпләре 1-4 сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру өчен техник җиһазландырылган, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
-
Йолдызчыкларыбызның чыгышы «Культура» каналында күрсәтелде
Яшел Үзәннең "Орфей" студиясенә йөрүчеләр "Мәдәният" («Культура») каналындагы бию тамашасында чыгыш ясадылар.
-
Путин: 1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үзгәртеп кору башланачак
2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 550 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия президенты Владимир Путин хәбәр итте.
-
Путин ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты
Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче бала туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Жыенына булган еллык Юлламасында хәбәр итте.
-
Гозерегез, яисә сорауларыгыз бармы?
21 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә социаль яклау бүлеге тарафыннан әти-әниләре алимент түләүдән качып йөргән, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны бердәм кабул итү оештырыла.
-
Фирдүс Тямаев уен автоматлары турында борчыла
Җырчы, шоумен сүзләренә караганда, өч дусты комарлы уен аркасында үз-үзенә кул салган икән. Һәм бу кискен мәсьәләне ул Инстаграммдагы сәхифәсендә күтәреп чыга.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасында катнашачак
Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
-
Татарстанның төп чыршысы язга кадәр торачак
«Казан» гаилә үзәге каршысындагы чыршы мартка кадәр торачак. Бу хакта “эшлекле дүшәмбедән” соң Парклар дирекциясе башлыгы Марат Закиров сөйләде.
-
Раштуа фестивале
Узган ялда Горький исемендәге мәдәният сараенда «Вифлеем йолдызының нуры» исемле Раштуа фестивале узды.