Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Планнарыбыз зурдан

Яшел Үзән шәһәрендә генә түгел, гомумән, районыбыз территориясендә соңгы елларда күзгә күренерлек алгарышлы үзгәрешләр бара. 2016-2021 еллар социаль-экономик үсеш стратегиясе һәм 2030 елгача планлы периодта үтәлгән һәм башкарыласы эшләр бигрәк тә масштаблы. Фаразланган  59 мәсьәләнең 40ы бүгенге көндә өлешчә чишелгән һәм гамәлдә. Стратегия кысаларында агымдагы елның I яртыеллыгында тормышка ашырылган эшләрнең иң әһәмиятлеләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

  • Бүгенге көндә “Зеленодольск” сәнәгать мәйданының, инвесторлары проектларын тормышка ашырырга әзер булган 14 резиденты инде бар. Барлык проектларның бәясе 9,3 млрд. сум, ә барлыкка киләчәк яңа эш урыннары саны – 2 255 кешелек.
  • Резидентларның берсе - “ТатФарм” компаниесе тарафыннан дару препаратлары җитештерү заводы төзелеше инде бара. Ел ахырында төзелеш тәмамланганнан соң 200 яңа эш урыны булачак.
  • Мәйданның тагын бер мөһим резиденты “Пятерочка” сәүдә челтәре базасы. Яшел үзән өчен әлеге инвестиция проекты, шулай ук кызыктыргыч. Шундый ук “Тандер” үзәге, Серго һәм Горький заводларыннан кала салым түләү буенча өченче булып, җирле бюджетка елына 40 млн сум китерә. 350 кешене яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Фото http://foto-planeta.com/photo/643187.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев