Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пистолетын тыгып кесәгә...

Чит ил боевиклары карап үскән яшьләр хәзер аптырап тормый. Акчасы җитмәсә, кинолардагыча кораллана да юлында очраган беренче кибеткә аяк тибеп керә. Менә башлана инде шунда хәлләр.

Ни кызганыч, 31 яшенә җитеп акыл кермәгән бу ир-атның планы тормышка ашмыйча кала. Дөрес, ул уйлаганының бер өлешен башкарып өлгерә, калганын - юк. Өстәвенә, шундый ”Наполеон” планы өчен рәшәткә артына да эләгә.

Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, бу ир исерек баштан батыраеп китеп,  сәүдә павильонына һөҗүм ясый. Газ пистолеты белән кораллана, башына бәйләгән башлык та кияргә онытмый. Сәүдә залында сатучыга пистолетын төзи һәм “үтерәм” дип куркытып акча выручкасын таләп итә. Әмма сатучы югалып кала торганнардан булмый һәм бер сатып алучы белән урамга йөгереп чыгарга өлгерә һәм  тышкы яктан ишекне бикләп тә куя. Һөҗүм ясаучыны шунда  полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче тота.

Гаепләнүче гаебен таный. Суд  чыгарган карар нигезендә бу “батырга” хәзер гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 2 ел утырырга туры киләчәк. Утырсын, акылга утырмасмы!

Фото http://gursesintour.com/aktualnye-novosti/vo-lvove-vooruzhennie-armyane-napali-na-azerbaydzhancev-shestero-postradavshih/273926/  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев