Олы Ачасырда волейбол турниры
Яшәеш

Олы Ачасырда волейбол турниры

Олы Ачасыр мәктәбендә озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Рафаэль Шәйхуллин кубогына волейбол ярышы узды.

Традициягә кереп баручы турнирда өч команда көч сынашты: ир-егетләр, эшләүче яшьләр һәм студентлар. Кызу барган ярышта ир-егетләр командасы җиңеп, Рафаэль Шәйхуллин исемендәге кубокка ия булды. Афәрин, егетләр!

Фото авыл төркеменнән алынды.


Нет комментариев