Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Моны белү бар кешегә дә кызыклы булачак!

Акчасы күп кеше бәхетле түгел – баласы сау кеше бәхетле.

  • Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итергә ашыкмагыз – сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез.
  • Бу тормышта иң кыйммәтле сүз – кешегә тере чагында әйтелгән җылы сүз.
  • Әйткән сүзләр өчен кайчак үкендерә. Шуңа әйтми калган сүзләр өчен үкенмәгез.
  • Синең арттан һәрвакыт өчәү күзәтә: югарыдан – Аллаһ, эчтән – намус, тыштан – кешеләр.
  • Синең турыда яхшы, ә башкалар турында начар сөйләгән кешегә ышанма.
  • Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора – «Аллаһка шөкер!»
  • Матурлык игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.
  • Бүләк ит һәм оныт! Ал һәм исеңдә тот!
  • Аллаһны үзеңә яхшы чакта искә ал – ул сиңа авыр чакта сине исенә төшерер.
  • Кемгәдер начар була башлагансыз икән, димәк, ул кеше өчен сез күп яхшылык эшләгәнсез.
  • Кемгәдер күңелегезне бушатырдан алда аның «савыты» тишек түгелме икәненә ышанып алыгыз.
  • Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәдер йә кемнедер калдырырга була.

Интернет киңлекләреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев