Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүчене тоткарлаганда корал кулланганнар

Яшел Үзән районында ЮХИДИ хезмәткәренә исерек машина йөртүчене тоткарлаганда табель коралын кулланырга туры килгән.

Бу турыда республика дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
5 ноябрьдә  Мәскәү – Уфа юлында 1 сәгать 15 минутта ЮХИДИ хезмәткәре юлдан  кыек-мыек баручы УАЗ автомобиленә игътибар итә. Машина хәтта юл читенә дә берничә тапкыр чыга.  ЮХИДИ хезмәткәре  туктарга кушса  да, туктамый, киресенчә, тизлекне тагын да арттыра төшә. Трассада мондый узыш яхшыга илтмәячәген аңлап, ЮХИДИ хезмәткәре табель коралын кулланыр­га мәҗбүр була.  ЮХИДИ хезмәткәре машинаның көпчәгенә аткач кына, УАЗ хуҗасы  тимер атын туктата һәм  якындагы  урман полосасына кереп качарга  уйлый. Әмма  уе барып чыкмый, тиз тоткарлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев