Кышка “Манжо” салаты
Бик тәмле салат, авыз итми калмагыз
Кирәк була:
- Помидор – 1,5 кг
- Баклажан – 1 кг
- Татлы борыч – 1 кг
- Башлы суган – 500 гр
- Кишер – 150 гр
- Сыек май – 100 мл
- Песок – 50 гр
- Аш серкәсе – 50 мл
- Тоз – 50 гр
- Сарымсак – 1 баш
- Әче брыч – 1 шт
- Төелгән кара борыч – 1 чәй кашыгы
- Яшелчәләрне чистартырга. Баклажанны түгәрәкләп, ә татлы борыч белән суганны саламлап турарга. Помидор, кишер, әче борыч һәм сарымсакны иттарткычтан чыгартырга.
- Яшелчәләргә песок, кара борыч, аш серкәсе, тоз һәм сыек май өстәргә. Кайнап чыкканнан соң акрын утта 40 минут пешерергә. Әзер “Манжо”ны стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев