Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куркыныч бер төш кебек

Октябрьнең соңгы көнен Олы Күлбаш авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсе куркыныч бер төш кебек искә алыр, мөгаен.

Аларның сарае һәм хуҗалык блогы тулысы белән янып бетә. Кирпеч сарайдан бары тик коры диварлары гына торып кала. Бәхеткә мал-туарны чыгарырга өлгерәләр. Ә менә кышка җитәрлек барлык терлек азыгы, төзелеш материаллары, җиһазлар, эш кораллары бер мизгелдә көлгә әйләнә.

Аллаһ Тәгалә янәшәдәге йортларын саклап калган. Сафиуллиннар гаиләсе мал-туарны ниш­ләтергә белми, алда – салкын кыш. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, янгыннан соң сарыкларына кыргый этләр һөҗүм иткән, берсен буып та ташлаганнар.
Янгыннан килгән зыян якынча 800 мең сум дип бәяләнә. Мөлкәт иминиятләштерелмәгән. Сафиуллиннар бүген битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Кызлары Камилә социаль челтәрдә әти-әнисенә ярдәм итүләрен сорый. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Бәлки газета укучыларыбыз арасында да ярдәм итүчеләр табылыр. Хәбәрләшү өчен Камиләнең телефоны: 89600453031.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев