Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп милләтле Татарстанның милли проекты Яшел Үзәндә

Узган атнада Яшел Үзән яз, шатлык һәм сәләтле балалар бәйрәме үзәгенә әверелде. Горький исемендәге мәдәни үзәктә XXII «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале узды.

Ниһаять, республика ра йон нарында узган сайлап алу зона турларына нокта Яшел Үзәндә куелды. Ике көн дәвамында дәрәҗәле жюри әгъзалары 204 номер карады, ике меңнән артык бала үз сәләтен сынады һәм аларны иң-иңнәре гала-концертта чыгыш ясады.
Талантлы балаларыбызны күркәм бәйрәм белән район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады.
– Яшел Үзән үзенчәлекле район һәм сәләтле балалар территориясе булып тора. Бу хакта фестивальнең продюсеры Дмитрий Тумановның да әйтүе горурланырлык. Якташларыбыз, фестивальдә кайчандыр чыныгу алган егетләр бүген жюрида утыра икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Үз педагогларыгызны һәм остазларыгызны кадерләп саклагыз – алар нәкъ менә сезгә үз күңелләренең бер өлешен биргән кешеләр. Әлбәттә, әти-әниләрегез сезнең иң төп тамашачыларыгыз һәм җанатарлар. Без исә, үз чиратыбызда, яңа инициативаларга ярдәм итәргә әзер, – диде ул.
Михаил Афанасьев лаеклы педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә иң зур сюрприз – иҗат коллективларына бирелгән 1 миллион сумлык сертификат булды!
9-13 апрельдә зона этаплары финалистларын «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак суперфиналда көтәләр. Гадәттәгечә, зур гала-концерт 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Яшел Үзән йолдызчыкларына Казанда узачак турларда уңышлар теләп калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев