Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Королев урамындагы шәхси йорттан 6 кешене эвакуацияләгәннәр

9 – 15 сентябрьдә янгын сүндерү хезмәтенә 14 чакыру килгән.

Шуларның 4есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Шәһәрнең Королев урамындагы күп катлы йортның бер фатирында янгын, хуҗасының саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. Нәтиҗәдә, зал бүлмәсендә диван янган, стеналарына зыян килгән. Корым исеннән агуланган 42 яшьлек ир янына ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга, 6 кешене эвакуацияләргә туры килгән.

Васильевоның Привокзальная урамындагы шәхси мунчада янгын, мичтән файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан. Мунчаның түшәменә зыян килгән.

Яшел Үзәннең Кирпичная урамында 10 квадрат метр мәйданда – коры үлән, ә Кызыл Яр авылында чүп-чар янган. Ике очракта да янгын сүндерүчеләр чакыртылган. Янгын учаклары үз вакытында сүндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев