Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокукыңны бел!

Без барыбыз да кулланучы. Төрле хезмәтләрдән файдаланабыз, сәүдә нокталарыннан товар сатып алабыз, медицина учреждениеләрендә дәваланабыз һәм башкалар. Бар очракта да,  иң беренче чиратта,  кулланучы статусында калабыз.

Әлбәттә, безнең бу катлаулы юлыбызда проблемалар да туа. Әйтик, телефон  яисә диван ватылырга, куйган теш протезы сынарга, итек-туфлинең табаны төшәргә мөмкин. Килеп туган мәсьәләне хәл итү өчен, кайвакыт, бик күп инстанцияләр аша үтәргә туры килә. Түземлегең җитсә, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, без законнарны белергә тиеш. Катлаулы ситуацияләрдә Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукын яклау турында» законы ярдәмгә килә ала. Хезмәт күрсәтүчеләр җитешсезлекләрне төзәтергә теләмәсә, хокук саклау органнарына һәм ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органындагы кулланучылар хокукын яклау бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Анда сезгә дөрес юл сайларга, дәгъваны ничек белдерергә өйрәтәчәкләр.

Теманың дәвамын газетадан укырга мөмкин (№36).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев