Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйне бәхет баса: яңа клуб төзелә

Татарстанда милли проектларның тормышка ашырылуы ул зур эшнең башы. Алар шәһәр һәм районнарыбызның тулы кыяфәтен үзгәртә, халыкның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш.

Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында өч проект гамәлгә ашырыла. 
1нче проект. Күгәй авылында 50 кешелек күп функцияле үзәк төзелеше якынча 7,5 млн. сумга исәпләнгән. Без, «Яшел Үзән» журналистлары Күгәйгә килгән көнне  объектның инде фундаменты бар иде.
– Безнең авылда нәкъ Бакырчыдагы кебек клуб булачак, биредә китапханә дә урнашачак. Әлегә кызыл кирпеч белән стенаның тышка чыгып тора торган аскы өлешен (цоколь) өйделәр. Бүгенге көндә бетоннан идәнен ясыйлар, егетләр бик тиз эшли, 1 сентябрьгә бина ачылырга тиеш. Киләчәктә биредә бер парк булыр дип күзаллыйбыз. Чөнки урыны бик әйбәт, әле авылдашыбыз Рафил Җәләлиев һәйкәлне яңарта, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы, әлеге проектның  кураторы Фәния Хисаметдинова.
2нче проект. Әйшә мәдә­ният йортына капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Якынча лимит 16,5 млн. сум. Эш 15 апрельдә башланган һәм 29 августта төгәлләнергә тиеш. Төзекләндерү кысаларында электр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе, вентиляция, фасадын, концерт залын ремонтлау һәм башкалар каралган. Әлегә эшнең 25 проценты башкарылган. 
3нче проект. Бело-Безвод­ный китапханәсенең юл картасы эшләнгән, агымдагы ремонтның дизайн-проекты, сметасы төзелгән. Конкурс уздыру өчен документлар әзерләнә. 5 млн. сум грант отулары турында газетабыз­да хәбәр иткән идек инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев