6 июль 2019 яңалыклары
-
Эскертләрдә - яшел уҗым
Казан — Буа поезды белән Кири авылы яныннан уз¬ганда терлек симертү мәйданчыгыннан ерак түгел өеп куелган салам эскертләре өстендә шаулап үсеп утырган ямь-яшел уҗымнарны күргәч, күңелемдә матур гына бер көйнең яңа сүзләре туа башлаган иде. Әмма август аенда шушы ук поездда булган бер вакыйга келт итеп искә килеп төште. Фикерләр чуалды һәм җыр капчыгы ертылып, бөтенләй башка көй туды.
-
Шикәрне күп кулланма
ШИКӘР – сәламәт булыйм дисәң, кулланудан иң беренче төшереп калдырыла торган продуктларның берсе. Бәлки шикәр планетабызда иң куркыныч наркотиктыр? Шикәр яратучы кешеләр аңардан башка яши алмый. Ә аның тереклеккә үтергеч йогынтысы турында бик сирәк ишеттерәләр. Нэнси Эплтон «Шикәрсез тормыш» китабында әлеге татлы нәрсәнең зарарлы бик күп сәбәбен атый:
-
Улларын армиягә озатучылар куйган фотоларны карыйм да, үзәкләрем өзелә!
Улларын армиягә озатучылар куйган фотоларны карыйм да, үзәкләрем өзелә! Хәзерге балалар бигрәк бала инде! Ул йөзләре, ул гәүдәләре, Ходаем!
-
Иван – чәй файдалы
19 гасырда Копор чәен (Иван-чәй) купецлар зур күләмдә Европага сатканнар һәм ул анда бик югары бәяләнгән. Безнең ерак әби-бабаларыбызның да өстәл артына утырып һинд чәе эчү мөмкинлеге булмаган,үзләре яшәгән тирәдә үскән үләннәрне кулланган.
-
Урлаулар күбәйгәннән күбәя
Сәүдә челтәрләреннән урлаулар күбәйгәннән күбәя бара.
-
Инвалид балаларны караган өчен түләү арта
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта.
-
Пенсияләргә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә Татарстанда эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык түләүләргә 460 сум өстәлде.
-
Күгәйне бәхет баса: яңа клуб төзелә
Татарстанда милли проектларның тормышка ашырылуы ул зур эшнең башы. Алар шәһәр һәм районнарыбызның тулы кыяфәтен үзгәртә, халыкның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш.
-
Татар Танаенда яшәүче кадерлеләребез Фәния Әбзәлетдин кызын һәм Наил Габдулла улы Хуҗиннарны алтын туйлары белән котлыйбыз!
Кадерле әти-әниебез! Сез безгә татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тигез гомер итүегезне телибез.