Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карт солдат бирешми: юморны,тормышны ярата

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны  фронтовик  Ибраһим Вәлиевкә ”Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Ибраһим Шәрәһетдин улы  Татарстанда туып үскән, үсмер чагында әти-әнисе белән Сахалинга чыгып китәргә туры килсә дә, туган ягын бервакытта да истән чыгармаган ул. Балачагы  сугыш елларында  авыр хезмәттә үткән.

Хәрби хезмәткә  исә 1945 елның июлендә чакырыла. Ә 1945 елның 8 августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә. Ибраһим ага көньяк Сахалинны  азат итү сугышларында катнаша. “Японияне җиңгән өчен” медале, “Бөек Ватан сугышы”  һәм “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан соң Газпром идарәсендә оператор булып эшли, анда да “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була.

Ренат Шәриповның язмасын газета битләреннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев