«Исток» белән Яңа ел
Яшәеш

«Исток» белән Яңа ел

Яшел Үзән шәһәре халкы һәм кунаклары өчен «Авангард» паркында күңелле һәм кызыклы тамаша узды.

Яшьләр клублары берләшмәсе мавыктыргыч уеннар, әйлән-бәйлән һәм мастер-класслар әзерләгән иде. Балалар күңелле итеп җырлар җырлады, Кыш бабай белән Кар кызы өчен шигырьләр сөйләде.

Бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф туплады.


Нет комментариев