Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң тәмле уха – Зөя утравында

Зөя утрау-шәһәрчегендә «Зөя ухасы» гастрономия фестивале узды. Һәм анда 8 меңнән артык кеше катнашты.

Төп чаралар «Ленивый торжок» һәм Зөянең Раштуа мәйданында булды. Иң кызыгы шунда: тәмле уха әзерләү буенча берничә команда көч сынашты. Һәркемнең үз яшерен рецепты бар, тик кагыйдә бөтен кеше өчен бер иде – уха Иделдә тотылган балыклардан әзерләнергә тиеш.
Иртәдән утрауда ТР Балык тоту спорты федерациясе катнашында балык тоту оештырылды, костюмнар, җырлар һәм зур төсле балык белән утрауның Успенская мәйданыннан «Ленивый торжок» мәйданына кадәр тантаналы йөреш узды, аннары шеф-пешекче Константин Хватковтан Зөянең иң тәмле ухасы әзерләнде. Аны авыз итү өчен су буе чират тезелде. район җитәкчелеге дә читтә калмады.


– Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев пешергән тәмле аштан сыйлану аеруча күңелле, – ди бәйрәм кунаклары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 12 еллык тарихы булган фестиваль ике еллык тәнәфестән соң тулы форматта уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев