Спорт чарасында әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр, ата-аналар, педагоглар катнашты.
Өлкәннәрнең һәм балаларның ачык төстәге спорт киемнәре әлеге чарага менә дигән кәеф өстәде. Барысы да күңелле, дәртле музыка астында күнегүдән башланды, бу чабышта катнашучыларның барысына да дәрт һәм активлык бирде.
Менә йөгерергә дигән сигнал яңгырады. Балалар белән әллә кая чабып булмый. Бакча тирәли алга, бары тик алга йөгерү дә, үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяткандыр, дип ышанасы килә. Финишта катнашучылар бер-берсен көчле алкышлар белән каршы алды.
Бу көнне уйнатылган иң төп бүләк – яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр, күтәренке рух һәм оптимизм. Бу бүләкне бәйрәмдә катнашучыларның барысы да мул итеп алды.
Нет комментариев