Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы вәкилләре Ростов татар-башкорт мәдәни үсеш үзәге ачылышында катнашты

2019 елда анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булган иде.

Аның ярдәме белән быел оешмада катнашучылар өчен яңа заманча үзәк булдырылды.

Тантаналы ачылышта Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты. Ул Михаил Афанасьев исеменнән коллегаларын котлады:

-Мин Сезнең белән тату хезмәттәшлегебезгә бик шат. Инде ике ел рәттән Яшел Үзән районы Ростовта милли татар бәйрәме - Көньяк Сабантуен уздыра. Татар җәмәгатьчелегенең мәдәни-тарихи кыйммәтләрен саклау өчен болар барысы да гаять мөһим. Без бергә!

Ростов өлкәсе территориясендә 14 меңгә якын татар яши, шуларның 5 меңе - Ростовта. Биредә 2003 елдан бирле актив рәвештә «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев