Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгында 38 яшьлек ир зыян күргән

Янгын төнге сәгать 11ләр тирәсендә була.

Шаһитлар янгын сагы хезмәтенә Заикин урамындагы төзелеш вагоны януы турында хәбәр итә. Урынга ПСЧ-53 бүлекчәләре чыга. Килеп җиткәч, вагон эчендәге уттан идән зыян күргәнен һәм каравылчы пешкәнен ачыклыйлар.

Зыян күрүчене үзәк хастаханәгә озаталар, хәзер ул реанимация бүлегендә. Аның сүзләренә караганда, ул вагондагы җылыту мичен яга, кинәт шартлау була һәм аны ялкын «ялап» ала. Табиблар аңа 2 һәм 3 дәрәҗә, тәненең (кул, аяк, баш) 55%ы пешү диагнозы куйган.

Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторларының алдан бирелгән мәгълүматларына караганда, янгынның сәбәбе - мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Тикшерү органнары белгечләре соңгы нәтиҗәләрне ясарлар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искә төшергәнчә, салкыннар башлангач, җылыту мичләре, электр җылыту приборлары аркасында янгыннар саны шактый арта. Бәладән саклану өчен, барысын да алдан тикшерү һәм ут белән эш иткәндә бик сак булу яхшырак. Үзегезнең иминлегегез өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев