Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң файдалы 10 чикләвек һәм аларның дәвалау сыйфатлары

1.Пестә (фисташка). “Начар” холестерин күләмен 6 процентка киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта (чөнки аңарда зеаксантин һәм лютеин бар). Күзәнәкләрне таркалудан саклый.

2.Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны азайта. Авырлыкны киметергә ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар “һөҗүменнән” саклый.

3.Җир чикләвеге (арахис). Альцгеймер авыруына каршы тора. Организмның эшкә сәләтен арттыра (аксым һәм майларның идеаль нисбәте).

4.Пекан чикләвеге (әстерхан чикләвегенә бик охшаган). Холестерин балансын торгыза. Организмның эшчәнлеген арттыра. Баш өянәгеннән коткара (мигрень).

5.Эрбет (кедр) чикләвеге. Аппетитны киметә. Иммун системасына ярдәм итә (цинк). Хәтерне яхшырта (магний). Күзәнәкләрне ирекле радикаллар “һөҗүменнән” саклый (Е витамины).

6.Бразилия чикләвеге. Күкрәк һәм простата бизләрен рактан саклый (бер бразилия чикләвегендә селенның тәүлеклек нормасы тупланган). Организмның эшчәнлек сәләтен арттыра.

7.Макадамия чикләвеге. Йөрәк ишемиясеннән саклый. “Начар” холестеринга каршы көрәшә.

8.Фундук. Тире һәм күзләрне яхшы халәттә тотарга ярдәм итә (Е витамины). Атеросклероз булдырмый.

9.Кешью. Бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша (тимер). Хәтерне яхшырта (магний). Сөяк системасының ныклыгын саклый (магний һәм бакыр).

10.Әстерхан чикләвеге. Хафалану һәм депрессия халәтен юк итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта. Хатын-кызларның айлык авыртуларын киметә.

Иң мөһиме рационны төрләндереп тору. Организмыгызга магний җитми дип, кешью гына ашап утырырга ярамый. Бер үк продуктның зур “доза”сы тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Никадәр күп төрле чикләвек ашасагыз, шулкадәр файдасын да алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно и полезно орехи