Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Файдалы булсын өчен чәйгә нәрсә өстәргә?

1.Канәфер (гвоздика)

Баш авыртуын җиңеләйтә, сулышны сафландыра. Авыр көннән соң эчелгән канәферле чәй нервларны тынычландырырга һәм уйларны тәртипкә салырга ярдәм итә.

2.Чамбыр (чабрец)
Мул табыннан соң ашкайнатуны җайга салырга һәм ашказаны тирәсендәге начар тойгылардан арынырга ярдәм итә.   

3.Имбир
Иммун системасының саклагыч функциясен стимуллаштыра һәм салкында озак йөргәннән соң җылыта. Аягыгызны юешләтсәгез, туңсагыз яки салкын тиеп, грипп, ОРВИ белән авырсагыз – имбирлы чәй эчегез.

4.Дарчин (корица)
Кандагы шикәр микъдарын нормага китерә, шуңа күрә баллы ризыкларны һәм сырлы ипине дарчинлы чәй белән эчү кулай.

5.Бөтнек (мята)
Нервларны тынычландыру һәм стресстан азат итү сыйфатына ия булу сәбәпле, яңа көч белән йоклап китәргә һәм уянырга ярдәм итә.

6.Ваниль, дарчин, чамбыр, имбир, канәфер кебек тәмләткечләрдә антиоксидантлар гөмбә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә караганда да күбрәк.
Ә менә җиләк-җимешле чәй бу кадәр файдалы сыйфатлары белән мактана алмый. Хәтта С витамины бик күп булган лимон салганы да. Чөнки кайнар  суга эләккәч, ул аны югалта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно и полезно имбирь чабрец корица мята чай ваниль

2
X