Яшәеш

Данир Сабировның Төркиядә нинди операция ясатканы билгеле булды

Хәзерге вакытта Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Төркиядә операциядә.

Җырчы үзенең телеграм каналында чәч күчереп утыртуын хәбәр итте.

«Чәч коелу — нәселдән килә. Минем әнидә дә бар ул. Сәхнәдән баш игәндә ялтырап куя инде. Алла бирса, куе чәчләремне үстерәчәкмен», — дип сөйли Данир.

Төркиягә барыр алдыннан җырчы төрле ысуллар кулланып караган, әмма иң үтемле юлы — операция ясату ди ул.

Чыганак:ТНВ Татарча
 


Нет комментариев