Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк отуларга ышанмый идем...

“Яшел Үзән” газетасы әзерләгән бүләкләрнең берсен отучы Юынчы авылыннан Фәния Хәйбуллина.

Газетабызны беренче саныннан бирле алдырып барса да, мондый акцияләрдә гомерендә дә катнашканы булмаган. Гомумән, мондый уеннарда бүләк отармын дип, ышанмаган, үзен “невезучая”лар рәтенә керткән. Бу юлысы да квитанцияне җибәрү турында уй башына да килмәгән. Бары тик почтальон Люция Садыйкова үгетләгәч кенә, юлларга булган.

“Люциянең генә кулы җиңел булды, газетаны алып укыгач та, ышанмыйча тордым әле. Бик зур рәхмәт, бүләгегез һәм кызыклы газетагыз өчен дә”, - дип уртаклаша шатлыгы белән Фәния ханым.

Ә без исә шулай тугры укучыларбызны сөендерә алуыбыз белән бәхетлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

302

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев