Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булуы ихтимал.

Бүген, 6 июньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.

Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак.

Чыгагак - «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яума, ян,гыр, бэрэн,ге тобе оясе бар

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      Бәрәңге төбе өелер әле)) Яңгыр да кирәк бит ?