Балаларым авылга куа, аларга фатирым кирәк, киңәш бирегеә, миңа нишләргә
...Балалар сата, ташлый, хәтта кул да күтәрә ала.
Әмма чын ана әллә нинди начар баласыннан да баш тарта алмый. Олыгайгач, кайберәүләр мөмкин булган яшьтә бала табарга вакытлары булмаудан, шул сәбәпле, соңгы көннәрен ялгызлыкта яшәргә туры килгәннән зарлана. Миңа калса, кай чакта җиде ятлар иң якын кешеләреңә караганда да намуслырак була.
Минем балаларымнан зарланасым килә, әмма шул ук вакытта аларны аңлыйм да һәм гаепләмим. Аларның шундый булып үсүләренә үзем гаепледер, димәк, нәрсәдер биреп, нәрсәнедер күреп бетермәгәнмен. Балаларыбызның гамәлләре өчен без җаваплы. Аллаһ Тәгалә гадел, ул без күтәрә алмаслык сынаулар бирми. Минем хәл әле ярыйсы, балаларымны сирәк булса да күрәм, ә бит бөтенләй ташланган аналар бар...
Элек, үскән алмагачына охшаган алма турындагы мәкальне әйтергә яраталар иде, ә хәзер кеше явыз булса, «это все гены» диләр. Башта кияүгә «удачно» чыктым дип уйладым. Яшь идем, Гамирның эчке дөньясын күрмәдем. Артымнан матур итеп йөрде, ә өйләнешкәч күрсәттеее, картайгач кына тынычланды, шайтан. Авыз ачып бер сүз әйтерлек түгел, кул астына ни эләгә – шуны кыра, үземә дә дә бик еш эләгә иде. Күршеләргә кереп кунган чакларымны санап бетерерлек түгел, әле ярый балаларга сукмады. Җир астында ятуына биш ел инде. Догадан, сәдакадан калдырган юк – начарлыклары да онытыла бара. Кайвакыт, ничек икән ул анда миннән башка, дип уйлап куям. Канымны күп эчте инде эчүен... Балалар да аңа охшаган, үсә төшкәч аның ягына авыштылар. Минем йомшаклыгымны белделәр, әтиләренең миңа мөнәсәбәтен дә күреп үстеләр, ә мин дәшмәдем. Ул бит зур кеше иде – нәчәлник, акчасы да күп. Ә мин гомерем буе завод цехында, станок артында тордым.
Фатир белән уңдык. Яшьләргә сәвит булыша иде, хәзерге кебек түгел. Завод ике бүлмәлене өйләнешкәч үк бирде. Җитмәсә игезәкләр таптым. Ул чакта УЗИлар юк, соңга кадәр белмәдем икәү буласын. Кызым проблемалар тудырмады, ә менә улыбыз бер тиктормас иде. Гел ни дә булса майтарды, мәктәпкә директор янына бик еш чакырттылар. Хәзер дә, зур ир бит инде, гаиләсе бар, ә аның өчен мин җавап тотам. Башың эшләми икән, көч кирәк җирдә акча эшлә!
Фатирым бик жәл, мин анда ярты гасырга якын яшәдем. Әмма бернишләп тә булмый, сатарга кирәк. Элек безнең йорт читтә тора иде, ә хәзер шәһәр үсте, өй дә уртада утырып калды.
Тәрәзәмнән даруханә күренеп тора, ә чатлыкта универмаг. Яңа урында аларсыз яшәргә өйрәнергә инде. Миңа, дөресен генә әйткәндә, улым жәл түгел, оныкларымны әбижәйт итәсем килми. Улым белән берәр хәл кылсалар, балаларын килен күтәрәме? Оныкларымны сирәк күрсәм дә, алар бит минем кан. Улымны бурычлары өчен төрмәгә утыртсалар, алар кемгә кирәк, балалар йортына тапшырсыннармы? Әгәр дә, Аллаһ сакласын, үтереп атсалар, ничек яшәргә аннары...
Башта, минем фатирны сату турында сүз кузгаткач, кулымны гына селтәдем. Сәламәтлегем дә юк, врачлар күптән түгел астма таптылар үземдә, авылга ниемә дип китим мин? Заводта тузан-төтендә эшләп барлыкка килгән инде ул астма дигәне. Улым хәзер бик еш килә башлады, ә элек айлар буе күренми дә иде. Хәзер хет кәрәзле телефоннар бар, балалар шалтыратмаса, үзең шалтырата аласың. Үзем дә аңа сирәк шалтыратам, нәрсә сөйләшим, гел тормышы турында сорашып булмый бит, йә акылы чыга башлаган дияр. Аның ни белән шөгыльләнгәнен, чынлап әйтәм, әлегә кадәр аңламыйм: ниндидер брокерлар, токерлар, акцизлар. Аларның ни аңлатканын да белмим.
Улымнан мондый кайгыртучанлыкны гомеремдә дә күргәнем булмады, кызым да, шаккатмалы хәл, Казахстаннан кадәр шалтырата башлады. Икәүләшеп миңа авылда яшәүне мактыйлар. Тормыш түгел, ә әкият инде менә! Әйтерсең мин аны белмим, авылда туып-үскәнлегемне онытып җибәрәләр ахры. Минем яшьтә хәзер су ташып, кар көрәп яшәүне бик рәхәт булыр дип уйлыйлар. Улымның баш түбәсеннән бурычка батканын очраклы гына белдем. Минәйтәм, миңа карата йөрәге эрегәннән файдаланыйм әле, оныкларым белән күңелем булганчы күрешермен дип, киттем боларга. Киленем ачык чырай күрсәтмәсә дә, тавышланмады. Кичкырын иде, килен күршеләренә кереп китте. Ишектә звонок шалтыраттылар. Домофон трубкасын алдым, ә андааа, дөньядагы сүгенү сүзләре белән «деньгу» дия-дия, кара халык акценты белән берәү акча таләп итә. Мин башта аңламадым, аннары улымның исемен ишеткәч кенә барып җитте.
Менә хәзер шулай чемодан өстендә яшим. Улыма ул шалтырату турында әйтмәдем, монда сүз генә ярдәм итә алмый. Ул гел саклау кенәгәсе турында сөйли. Фатирыңны сатабыз да, пенсия тиеннәрен санамыйча, рәхәтләнеп яшәрсең, ди. Ул акчаны күрмәячәгемне мин бик яхшы аңлыйм, оныкларым белән генә бер-бер хәл кылмасыннар дип борчылам. Бу атнада авыллардан өйләр карарга барабыз, диде. Хет газ кергәнен алсын иде, утын ягып яши алмыйм. Фатир акчасын биргәч, аларга кирәгем калмаячагымны да аңлыйм, онытачаклар. Күмәргә кайтсалар риза булырсың. Монда, шәһәрдәге бөтен танышларым белән саубуллаштым инде, алар белән кабат очрашуым икеле...
Менә шундый язмыш көткән картлык көнемдә. Нинди булсалар да, үз балаларым шул, ярдәм итәсем килә. Бәлки бу хатны укучыларның кайсы белән булса да бер авылда яшәргә туры килер әле, кем белгән...
Сәлам белән, Гөлҗиһан.
Яшел Үзән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев