Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар травматологы татарстанлыларга таулардан ватрушкаларда шуу куркынычы турында искә төшерде

Балалар өчен ватрушка дип йөртелә торган тюбинглар белән таулардан төшү бик куркыныч. Бу хакта Респпублика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сөйләде.

"Ватрушкалар - ул күңел ачуларның иң имгәнү куркынычы тудыручы төре. Чөнки бала ныгытып утырмаган, ә анда ярымяту рәвеше муен бүлеге җәрәхәтләренә һәм нәрсәгә булса да бәрелгәндә тагын да авыр имгәнүләр алуга, оча һәм зур балтыр сөяге травмаларына китерә", - дип аңлатты белгеч.

Табиб искәртеп узганча, тюбингларда шуганнан соң, теркәлгән үлем очраклары да бар.

Травматолог фикеренчә, чана һәм «ледянка» куркынычсызрак, чөнки алар белән идарә итәргә мөмкин, куркыныч булган очракта, аларны янтайтырга яки аяклар белән туктатырга мөмкин.

Тюбинглар исә махсус җиһазландырылган урыннарда шуу өчен генә туры килә, анда таулардан төшүне укытылган кешеләр контрольдә тота, дип өстәде ДРКБ вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X