Балалар бакчасындагы сабыйлар сифилис һәм ВИЧ ияртергә мөмкин
Яшәеш

Балалар бакчасындагы сабыйлар сифилис һәм ВИЧ ияртергә мөмкин

***

Ростов-Дон шәһәрендә 2 бала балалар бакчасы ишегалдында кулланылган шприц табып алган һәм бер-берсенә кадаганнар.

Тәрбияче алардагы шприцны күргәч, алып ташлый. Хәзер бу балалардан В, С гепатитына, сифилис һәм ВИЧка анализ алачаклар. Бу анализны әле аларга ярты ел тапшырырга туры киләчәк, чөнки кайбер авырулар, әйтик ВИЧ, ярты елдан соң гына ачыкланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Интертат


Нет комментариев