Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчасында янгын - прокуратура тикшерү оештырган

Бүген Бөгелмәнең Яшүсмерләр тыкрыгында «Василек» балалар бакчасында янгын турында хәбәр 13.22 сәгатьтә ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм 112 номерына килеп ирешә.

Коткаручылар бинаның икенче катында тәрәзә рамы януын ачыкланган.

Балалар бакчасыннан 71 бала һәм 19 хезмәткәр эвакуацияләнгән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Һәлакәт булган урынга шәһәр прокуроры Артем Кривоносов килгән. Факт буенча, Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән бергә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә хокукый бәя бирәчәк һәм хокук бозулар ачыклаганда җавап бирү чараларын күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев