Аның баласы – минем эш түгел
Исәнмесез, диеп башлыйм әле, Хат юллары шулай башлана...
Компьютер каршына утырдым да, шушы юллар хәтеремә төште. Каяндыр колакка кергән булгандыр инде, чөнки мин хатлар язышкан буын түгел. Әни языла минем сезнең газетага, әллә нигә бер мин дә караштыргалыйм. Күңелемнең шундый чагы бүген, бушатасы килә, минәйтәм, башкалар яза бит, мин дә исемемне күрсәтми генә язып җибәрим әле дим.
Иң якын кешеләрнең проблемаларын «минеке»нә һәм «синеке»нә бүлеп буламы? Гаиләдәге бик тә җитди вакыйгалар кемгә дә булса кагылмый кала аламы?
Мин кияүгә чыгып өч ел яшәдем. Алдан ирем начар кеше түгел иде кебек. Әмма, тора-бара аның «һәркем үзе өчен» принцибы буенча яшәве ачыкланды. Минем әни – тыныч һәм олы кеше. Ул мине бик соң тапкан һәм нинди дә булса киңәшләр бирергә кыймый да. Финанс яктан да ярдәм итә алмый. Мин, аның белән мөнәсәбәтләребезнең җылы һәм якын булуына ияләнгән. Кияүгә чыккач та бер сәгатькә булса да янына кереп чыгарга тырыша идем: сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез һәм бераз булса да акча калдырам. Бу хәл иремнең баштан ук эчен поштыра башлады. Ул, мин хәзер аның тирәсендә генә бөтерелергә тиеш дип санады. Йөгереп өйгә кайтырга, аны ашатырга һәм барлык артык акчаны бары тик үзебезнең уртак тормышка гына тотарга. Ул үзе шулай эшләде дә: ай саен «копилка»га күпме акча салганын метерекләп язып бара иде. Безнең мөнәсәбәтләргә аның кадәр үк бирелмәгәнлегемә мин хәтта үземне гаепле сизә башладым.
Әни җитди авырый башлагач барысы да үз урынына басты. Аңа бик тиз арада операция ясарга һәм аннары тернәкләнү узарга туры килде. Түләүсез чиратны еллар буе көтәргә кирәк иде, ә әнинең алай көтәргә чамасы калмады. Табиб түләүле клиникага барырга тәкъдим итте. Әлеге проблема белән, әлбәттә инде, иремә мөрәҗәгать иттем.
Ә ул катгый итеп: «Без операцияләр түләүсез ясала торган илдә яшибез. Шуңа күрә әниең чиратын көтсен, бер тиен дә түлисе түгел!» – диде.
Мин аның бу сүзләреннән шок хәлендә калдым. Яхшы гына әйткәләштек һәм иртән мин үз фикеремә килгән идем инде. Җыелган акчаларны тигез итеп урталай бүлдем дә, әйберләремне җыеп, бөтенләйгә аннан киттем. Акча беренче взносны түләргә җитте һәм әнине хастаханәгә салдылар. Ирем минут саен шалтыратты, тик мин телефонымны алмадым. Ишетәсем дә килмәде һәм аны «черный список»ка тыктым.
Иптәш кызым хастаханә каршында гына яши иде, вакытымны әрәм итмәс өчен мин еш кына аңарда кунып калдым. Эшемнән отпуск алып, көне буе әни янында булдым. Шунда, каһвә аппараты янында, көтмәгәндә, бер ир-егетне очраттым. Аның үзенә эчемлек алырга вак акчасы юк иде һәм мин аңа алып бирдем. Сөйләшеп киттек. Мин әнигә операция ясату өчен акчам җитмәвен ычкындырдым. Ул да монда күңелле сәбәп белән түгел икән. Аерылышкан хатыны пластик операция ясаткан һәм уңышсыз килеп чыккан, хәзер ул яшәү белән үлем арасында ди. Ул аны бу клиникага алып килеп, уртак уллары хакына гомере өчен көрәшә.
Икенче тапкыр бу ир миңа кич очрады. Хатынын алып кала алмаганнар... Улына бу хакта ничек әйтергә белми аптыраган иде. Сөйләшеп тора алмадык. Өченче тапкыр очрашу турында уйлап та карамадым. Очраклы кеше бит инде. Ә бер көнне Ильяз үзе мине махсус көтеп тора иде. Ул минем әнигә операция өчен түләргә килгән. Болай гына. Хатынына теге дөньяга әҗер-савап булып барсын, диде.
Дәваланганнан соң әнинең хәле яхшырды һәм без Ильяз белән очраша башладык. Әкрен генә тормыш җайланды. Ирем белән рәсми аерылыштык. Эшемдә дә ярдәм кулы суздылар, хәлемә керделәр. Иң мөһиме алда әле.
Танышканнан соң җиде айлар узгач, Ильяз бергә яшәргә тәкъдим ясады. Әнисе үлгәннән соң яшүсмер улы да аның белән яши иде. Куркып кына бусагаларын атладым. Мине патшабикәне каршылагандай каршы алды – гел игътибар үзәгендә булдым. Ә менә улын бик кырыс кысаларда тотты. Берәр эш эшли башласам, Ильяз шунда ук ярдәм итә башлый, мактау сүзләрен яудыра. Ә улы үз бүлмәсен җыярга һәм мәктәпкә барганда чүпне түгәргә тиеш иде. Һәм бу вазифасы өчен ярты гына да мактау сүзе ишетмәде. Кибеткә чыксак, Ильяз миннән ни теләгәнемне гел сорый, ә улы ни алсалар, шуңа риза булырга тиеш. Бервакыт мин түзмәдем! Шамил бер көнне мәктәптән шундый шатланып кайтты һәм классларында математикадан иң югары билге алуы турында әйтте, җитмәсә еллык контроль эштән әле. Сөенечтән мин дә аның белән бергә кулларымны чәбәкләп сикерендем. Тик Ильяз кайткач кәеф кырылды. Ул улына битараф караш ташлады да, бу шулай булырга тиеш тә, диде.
«Тилемсәк анаңа охшавың гына җитмәс иде», – дип өстәде.
Шамил күз яшьләренә буылды. Әтисенең аңа мондый мөнәсәбәте минем дә күңелемне кырды. Әле улының әни назыннан мәхрүм калуына ел да юк бит, җитмәсә! Баланы яклыйсым килде. Тик Ильяз каты итеп:
«Бу сиңа кагылмый, синең анда эшең юк! Мин улымны ничек дөрес саныйм, шулай тәрбияләячәкмен. Мин инде бер тапкыр аны хатын-кыз тәрбиясенә биреп карадым, ул улыбыздан «мораль урод» ясады!» – диде.
Аның бу сүзләре белән ни әйтергә теләвен төпченеп карасам да, бу темага сөйлисе килмәде. Мондый хәлдә, аларның нәрсә булганын белми торып, үземне ничек тотарга белмим. Балага карата мондый мөнәсәбәткә дә түзәсем килми. Барын да ташлап китәргә дә көч таба алмыйм, Ильяз мине ярата, кулларында гына күтәреп йөртә. Әнине дәвалау белән бәйле финанс мәсьәләләрен дә үзе чишә. Гаиләдә кемгәдер нәрсәнеңдер «кагылмау» тәртибе минем күңелемдә давыл кузгата.
Әйтегез әле, ир-ат үзенең гамәлләрен аңлатсын өчен аңа нинди сүзләр табарга? Йөрәген ничек ачарга? Алга таба аның мондый «тәрбия» ысулын миңа һәм туачак балабызга да татырга туры киләчәгеннән куркып яшәргәме?
Шамил белән араларыбыз җылы, мин аны, бәлки үз балам кебек үк түгелдер, әмма яратам һәм яклыйсы килү теләгем көчле. Бер гаиләдә яшәп, ничек инде аны тәрбияләү миңа кагылмасын? Ильязның улына карата йөрәген эретү өчен барысын да эшләячәкмен, анысы. Тик, «кысылуым» аркасында аның белән араларыбыз бозылмасмы? Тормыш рәтләнде дигәч тә, күңел тынычлыгын боза торган барыбер ни дә булса килеп чыга икән ул. Нишләргә миңа? Ата белән ул арасына тыгылмыйча, сукыр һәм чукрак булып яшәргәме? Мин алай булдыра алмамдыр, мөгаен. Күрәләтә баланың күңелен китекләвен читтән күзәтеп торырга мин таш түгел лә...
Киңәш көтеп калам. Исемем һәм адресым редакция өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев