Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

23 миллион акча белән югалган кассирның инстаграм бите табыла

«Россельхозбанк»ның Салават бүлекчәсеннән 23 миллион сум акча белән югалган Луиза Хәйруллинаның «Инстаграм»да бите табыла.

Анда бер шәһәр фотосы һәм машинада төнлә бару мизгеле сториска кертелгән. Кайберәүләр моның чын булуына шикләнән, кайберәүләр ышанып, фикерләр яза, полициягә барып, гаепне танырга чакыра. Берәүләр ниһаять банкны да кирәкле урынга утыртучы табылды дип яза.
«Хәерле көн. Кемгә безнең язмыш кызыклы, безнең белән барысы да әйбәт. Бу биткә пычрак сүзләр язмавыгызны сорар идем. Барлык башка фотоларны бетерергә туры килде, үзебезнең кайдалыкны әйтә алмыйм», диелә Луиза Хәйруллинаның «Инстаграм»дагы ахыргы постында.
23 миллион сум белән югалган ханым Таҗикстанга качкан булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Белгечләр Хәйруллинаның банктан акча урлау операциясе җентекләп уйланылган һәм Таҗикстанда туып үскән ире Марат ярдәме белән башкарылган дип саный. Качкыннар үзләре белән балаларын һәм якыннарын алып, Маратның туган ягына юл тоткан булуы ихтимал.
Салават шәһәрендә яшәгән Луиза Хәйруллина әлегә кадәр тотылмаган. Аңа карата зур күләмдә акча үзләштерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, дип яза "Татар Тудей".

Фото: Социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X