Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сәдака бирергә бардым, шул вакытта Илшатым сонгы сулышын алган

«Һәрчак кеше турында кайгыртты. Үзе икенче планда иде».

Бу сүзләр – 9 июнь көнне махсус хәрби операциядә һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Яшел Үзән районы Күгәй авылы егете Илшат Баһаветдинов турында.

Гөлфирә апа белән Нургазим абыйның кадерле уллары, Эльвинаның сөекле ире, 7 яшьлек Кәримнең яраткан әтисе иде ул Илшат. Аңа нибары 35 яшь иде...

“Алтын куллы булды”
Әңгәмәбез башында ук хәрбинең әнисе әнә шулай кыскача бәяләмә бирде улына. Мең сынаулар кичкән Гөлфирә апа белән хатирәләргә биреләбез.

– Чыгышым белән Яшел Үзән районы Күгәй авылыннан, – дип сүзен башлады ул. – Ирем Нургазим белән Буа ветеринария техникумына укырга кергәч таныштык. Ул – Буаныкы, Янтуган авылынннан. Дөресен генә әйткәндә, төс-башка әллә ни күзгә бәрелеп торганнардан түгел иде. Сүз катса да, юньләп сөйләшмим. Ә ул мин кайда утырсам, шунда утыра. Гел янәшәмдә йөри. Бер ел азаплангандыр җавапсыз мәхәббәттән. Башкалар аның миңа гашыйк булуын сизгән, күргән. Ә мин белмим дә. Икенче курста укыганда батыраеп, кичен клубтан соң мине озата барды бу. Менә шул дәвердән бирле бергә үтәбез тормыш сукмакларын. Гаилә корып җибәрдек. 

Уку йортын тәмамлаган Гөлфирә белән Нургазим 1967 елны Яшел Үзән районына Киров колхозына (Бакырчы, Акьегет, Сүнчәләй авылларын үз эченә алган) эшкә урнаша. Гөлфирә – зоотехник Нургазим – мал табибы булып хезмәт куя.

– Ирем биредә ярты ел гына эшләде, 1967 елның 7 сентябрендә аңа армиягә чакырылу турында повестка килде. Бер айлык кызыбыз Зөлфия белән военкомат төбендә озатып калдым. Саратов өлкәсендә хуҗалык взводы командиры итеп хезмәт итте ирем. Күрәсең, җитәкчеләре эшчән егетне күреп алгандыр, шуңа армиядә калырга үгетләгәннәр. Ул вакытта хәрбиләр почетта иде бит. Фатир вәгъдә иткәннәр. “Армиядән соң хезмәт итәргә калам”, – дип миңа хат язды. Карары белән ризалаштым. Казахстанның Актүбә өлкәсендәге частькә күчергәннәр аны. Монда аңа фатир бирделәр. Мин дә балабыз белән бирегә күчендем. 1972 елны икенче кызыбыз Гөлнур туды. Аннан соң иремне яңа хезмәт урыны – Саратовка күчерделәр. Хәрби гаиләсе күчмә тормышка күнеккән инде ул. Илшатыбыз исә Актүбә өлкәсе Мугалжарск районында туды. Миңа ул вакытта 41 яшь иде. Ир бала теләгән иде ирем. Шуңа бик яратып, кадерләп үстердек җимешебезне. Аңа дүрт яшь булганда, туган ягыбызга Татарстанга кайтырга булдык. Нургазим лаеклы ялга чыккан иде инде. Күгәйдә әти-әнием нигезенә кайтып төпләндек. Ирем белән кабул ителгән уртак карар. Чит җирләрдә яшәп каласыбыз килмәде. Балаларыбыз динебезне, телебезне онытмасын дип уйладык. Авылга кайткач та хәрбиләр пенсиясенә генә утырмадык. Мин хуҗалыкта кадрлар бүлеге мөдире булып эшләдем. Нургазим складта эшләде. 1991 елны пенсиягә чыктык, ә 1999 елны иремне паралич сукты. Шул дәвердән бирле урын өстендә ул. Шуңа өйдәге ирләр эше Илшатым җилкәсендә булды. Бик авыр вакытлар, алар турында искә дә аласым килми, – ди Гөлфирә апа.

Илшат авылдагы тугыз еллык мәктәпне тәмамлый. Аннан соң 10нчы сыйныфка Яшел Үзәндәге 16нчы номерлы мәктәпкә йөреп укый.
Илшат кечкенәдән үк әтисе кебек үк хәрби булырга хыяллана. Якыннары да егетнең әлеге карарын хуплый, егет тәвәкәлләп документларын Казан артиллерия училищесына тапшыра. Әмма керү өчен берничә баллы җитми. Өметсезлеккә бирелми Илшат, ныклап әзерләнеп икенче елга да үзенең бәхетен сынап карарга була. Бу юлы егетнең хыялындагы уку йорты ишекләре аңа таба ачыла. Олы яшьтәге әнисе нык сөенә улы өчен.

– Улымны үземнән еракка җибәрү авыр иде, әлбәттә. Өстәвенә, хәрби һөнәре катлаулы, гаять зур җаваплылык таләп итә. Аннары, бераз уйланып йөргәч, иң мөһиме – балам бәхетле булсын, яраткан эше белән шөгыльләнсен, дигән карарга килдем, – дип искә ала Гөлфирә апа. – Улым беренче тапкыр өйгә каникулга кайткач, аның үзгәрүен күреп гаҗәпләндекОлыгайган, җаваплылыгы, максатчанлыгы арткан, физик яктан да ныгыган иде. Артык сүз сөйләми, эшкә кагылышлысын гына. Яшь булуына карамастан, өлкәннәрчә җитди, төпле фикер йөртә...
 

“Исәндер шикелле...”
Хәрби училищеда уку тәэсире сизелә, холкы чыныга Илшатның, ныгый. Сагынуларын басарга иптәшләре ярдәм итә. Чын ир-егетләр дуслыгы һәм ярдәме – армиядә төп шартларның берсе бит.


Артиллерия команда училищесын тәмамлаган егетне 2011 елда Уссурийскига билгелиләр. Илшат Баһаветдиновның хәрби юлы бай – берничә тапкыр “кайнар нокта”да командировкада булган. 

– Кайда гына булмасын, беркайчан да бу хакта сөйләмәде. Эшнең үз урыны, гаиләнең – үзеке, дип санады ул. Борчуларың болай да күп. Юкка-барга хафаланма дип тынычландыра иде мине. Эльвина кызым (киленен Гөлфирә апа әнә шулай җылы итеп атый – Авт.) белән гаилә коргач, бик шатландым. Үзебезнең якныкы, татар кызы. Уңган-булган. Матур парлар булып, бер-берсен тулыландырып, нәселебез өчен үрнәк булып яшәде алар. Махсус хәрби операциядә булуы турында төгәл белмәдем, болай сизенә генә идем. Эльвина гына белгән. Улымның үлеме турындагы хәбәрне киленем 10 июнь көнне әйтте. Алдагы көнне һәлак булган. Җомга иде ул, иртүк, күңелем әллә нәрсә сизгәндәй, бик кайгырдым, эчем пошты, бик каты калтыратты, йөрәк урында түгел иде. Снаряд кыйпылчыгы белән бик каты яраланып, санчастькә барганда ук җан биргән. Үлгән урыны – Запорожск өлкәсе Водяное авылы, диделәр. Иптәшләренә бик рәхмәтле мин, әле дә ярый гәүдәсен кайтардылар. Табутта, тәрәзә калдырганнар иде. Улым тыныч кына ята. Кеше бик күп иде, хөрмәтләгәннәр улымны. Бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм. Вафатына бик аз вакыт узса да, үлеменә күңелебез һаман ышанмый… Үзе исән чагында да улыбызның дуслары, танышлары гаять күп иде. Үлеме белән бик күпләр килешмәде, хәзер дә ул барыбыз өчен дә исәндер шикелле… – дип сөйләде Гөлфирә апа....

“Башка берәүгә дә бирмим, диде”
Яшьлектә туган беренче мәхәббәт мәңге онытылмастыр ул. Илшат белән беренче очрашулары турында Эльвина хәзер дә дулкынланып сөйли.

– Абыем Зөлфәт белән Илшат бик якын дуслар булды. Училищеда укыганда безгә кунакка кайткалый иде ул. Абый белән дискотекадан төнлә генә кайта, аларны ашатам, ятып йоклыйлар. Унтугыз яшьлек Илшат мине күргән саен: “Мин сине үзем өчен үстердем. Башка берәүгә дә бирмим”, – дип еш кабатлый иде. Ә мин и-и кызарам, оялам, – Эльвина хатирәләрне барлап яшьлегенә кайтып килде. – Миңа ул чакта унөч яшь. Егетләр турында уйлаган да юк. Илшатның сүзләрен бары шаярту дип кабул итеп, шаркылдап көлеп тә куя идем. “Абыем кебек күрәм бит мин сине”, – дия идем аңа карап.

Ә Илшат башкаларга күз ташламый, Эльвинаның буй җиткерүен көтә. Сабыр, мәрхәмәтле егет үзенә тиң итеп тырыш, уңган кызны сайлый.

– Әтиебез яшьли вафат булганга, яшьтән үк эшләргә туры килде. ТИСБИда менеджмент бүлегендә укыдым, укудан соң ресторанда эшли идем. Беренче хезмәт хакыма сенсорлы телефон алдым да, социаль челтәрдәге сәхифәмә кердем. Минем онлайн икәнемне күреп Илшат яза башлады. «Тиздән ялга кайтам», – диде. 2012 елның декабрендә букетлар белән кайтып төште. Уку белән эш арасында йөргәнлектән, шактый алҗыганмын, күрәсең. 
Күз төпләрендәге “капчыклар”ны күргәч, Илшат: «Болай булмый, мин сине точно алып китәм», – диде. Шуннан бирле телефон аша аралашып тордык. Ул миңа: «Әйдә кушылыйк», – диде.

Хезмәт бусагасы буенча үскән кыз 40 яшьтә генә кияүгә чыгармын дип уйлап йөргән. Ә биредә шундый тәкъдим

–Әниемә Илшатның тәкъдиме турында әйткәч тә, ул беравык сүзсез калды. Кызыңны бер белмәгән, күрмәгән җиргә чыгарып җибәр әле син. Мин әниемне бер яктан үгетлим, Илшат телефон аша. Әнием каршы тора алмады, – ди Эльвина.

 2013 июнендә Уссурийскига чыгып китә Эльвина. Башта гражданлык никахы белән яши алар.

– Илшат Приморье төбәгендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт куйды. Фатир бирделәр. 2015 елда рәсми рәвештә өйләнештек. Шул ук елның 25 апрелендә Казанда туй үткәрдек. Авыр чаклар бик күп булды. Анда хәрбиләр дуслыгы бик ныклы. Без бер-беребезгә әле дә бик нык ярдәм итәбез. Хәрбиләрнең гаиләләре белән бик тыгыз аралашабыз. Илшат миңа «кояшым» дип эндәшә иде. Улыбыз Кәрим тууны бик көтте ул, аңа исемне дә үзе сайлады, –дип сөйли Эльвина. 

Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә Илшатның шактый дусты, иптәшләре китә фронтка. Тиздән аңа да чират җитә.

– 2022 елның августында безне авылга кайтарып куйды. Илшат ул вакытта ук штаб начальнигы вазифаларын башкарды. Эше бик җаваплы. Сентябрь аенда Уссурийскига кире китәргә тиеш идек. Әмма Илшат безне кайтып ала алмады. Ноябрьдә кышкы киемнәребезне алып кайтып бирде. Махсус операциягә җибәреләчәген сизгән, күрәсең. 6 июньдә шалтыратыштык. Борчулы иде тавышы. “Чак кына исән калдым”, – диде. Шуннан бирле йөрәк үрсәләнде. 8 июнь көнне кичке 10да языштык. Бик еш шалтыратырга да ярамый. Көн дә телефон шалтыратуын көтәсең, бары яхшы хәбәр генә җиткерсеннәр дип дога кыласың. Күңелем тыныч булмаганга, җомга көнне 9 июньдә авылдагы мәчеткә сәдака бирергә бардым. Нәкь шул вакытта Илшатым соңгы сулышын алган... – бу урында Эльвина туктап калды...

Илшат белән бергә булган 5 егет тә һәлак була ул көнне. Каршы як артиллерия утына тота хәрбиләребезне. 

– 10 июнь иртәсе, иртәнге сәгать сигез булгандыр. Чәй эчәргә җыенып йөрибез, телефон шалтырады да Илшатның һәлак булуын хәбәр иттеләр. Улым Кәрим дә янымда иде. Шуннан бирле тормыш икегә аерылды. Илшат белән һәм Илшатсыз... Әтисенең үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кабул итте улым. Әле дә психологка йөрибез, – дип төгәлләде сүзен Эльвина.

«Авыр сүз әйтмәс иде»
Илшат Баһаветдиновның укытучысы Рәзинә Гафитуллина да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Биш ел сыйныф җитәкчесе булган дәвердә, Илшатның беркайчан да тискәре сыйфатларын күрмәдем, – ди укытучысы. – Сабыр, ярдәмчел, сүзендә торучан, әдәпле бала булып күңелемә кереп калган укучым иде ул. Уку аңа җиңел бирелде аңа. Фикерләү сәләте көчле булганга, төгәл фәннәрне бик тиз үзләштерә иде. Иптәшләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә булды, беркайчан каты бәрелмәс, беркемгә дә авыр сүз әйтмәс иде. Такта янына чыгып, биремнәрне дөрес үтәп, җитез адымнары белән парта артына кереп утырулары әле дә күз алдымда тора. Һәр эшне тиз, үз вакытында, җаваплылык тоеп башкара иде ул. Аңа багышлап шигырь дә яздым. 

Гомерең синең Илшат, кыска булды, 
Утыз биш кыш, яз, җәй, көзләрең, 
Истәлекләр калды, хатирәләр. 
Исемеңне данга күмгән гомер,
Һәм тарихта калды эзләрең...

Хәрбинең гәүдәсен алып кайту бик озакка, 20 көнгә сузыла. 21 июнь көнне Илшатны Күгәй авылында җирлиләр. Каһарманлыгы өчен Илшат Баһаветдиновны вафатыннан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим иткәннәр.

Лилия Гайнуллина.
Фото:Подслушано в Кугеево Вк группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев