Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәзинә Сәйфетдинова: «Мәдәният – ул минем дөньям»

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинованың «Яшәү яме» дип исемләнгән иҗат кичәсенә чакыру килгәч, кырык эшне кырык якка ташлап, юбилярны котларга юл тоттым.

Ничек бармыйсың да, күңел түрендә йөрткән сүзләрне җиткермисең?

Рәзинә районыбызда иң актив мәдәният хезмәткәрләренең берсе ул. Мулла Иле коллективы уздырган һәр чара югары дәрәҗәдә, республика күләменә чыгарырлык итеп оештырыла һәм башкаларга да үрнәк булып тора дисәм, арттыру булмас. Чын-чынлап туган авылына, аның халкына гашыйк.

Гади хезмәт кешеләренең дә үзенчәлекле якларын күрә белә. Алай гына да түгел тәфсилләп, газетабыз­да язып та чыга. Әйе, ул редакциябезнең штаттан тыш хәбәрчесе. Әле үзебез Мулла Иленә килә калсак, нинди генә гаиләләр табып куймый. Шул чакта гыйбрәт алырлык, сәләтле, тырыш, булдыклы язмабыз геройлары белән таныштырган Рәзинәбезгә чын күңелебездән рәхмәтләребезне әйтеп кайтабыз.
 

Бу кичтә мәдәният йортында искиткеч рәхәт атмосфера хөкем сөрде. Һәркемдә бәйрәм кәефе, кунакларның кулларында купшы чәчәк бәйләмнәре, сәхнәдән агылган көй уйларны әллә кайларга алып китә сыман. Җырның сүзләре дә уйландырырлык: «Яши алсаң иде гомер буе, җан сөйгәнең белән серләшеп. Яшәү матур! Яшәү шундый матур, якыннарга сөю өләшеп».

Әйе, ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Балачактан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлын фотолар аша экранда карагач, аз дип әйтеп булмый. Белем алып, олы тормышка чыгып, Ана булу бәхетенә ирешкән, күңеленә ятышлы һөнәр буенча 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә халкына хезмәт иткән. Гаиләдә 13нче бала булып туган, ун яшеннән сәхнәгә тартылган, җырлап-биеп үскән кызны башка өлкәдә күз алдына да китереп булмый. Сәхнә – аныкы! «Яшьлек» бию коллективы белән җырларга чыккач та, бар тамашачы юбилярны алкышларга күмде.


Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелегендәге бию коллективына аерым тукталасым килә. Аяклары ут уйнаткан, һәрбер хәрәкәтләре күзне җәлеп итүче биюне сәхнәгә чыгару ай-һай күп көч, сәләт, сабырлык таләп итә. Авыл җирендә төрледән-төрле халык биюләрен сәхнәләштерү, алар өчен костюмнар тектерү җиңел түгел. Мин моны кызын ун елдан артык бию студиясенә йөрткән ана буларак әйтәм. Ә инде баласын сәхнәдә күргән ата-аналар бу минутларда горурлык хисләре кичерә. Әнә май кояшы кебек елмаеп биюче кыз авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевныкы дип беләм. Күз нурының сәхнәдә чыгыш ясавын әтисе гел шулай елмаеп карый.

 

Илдар Сәлахиев авыл җирлеге коллективы исеменнән Рәзинә Сәйфетдинованы котлап, мәдәният хезмәткәрләре арасында безнең Рәзинәбезгә тиңнәр юк, дип югары бәя бирде, иң изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Әлбәттә, авыл җирендә балалар белән шулай ныклап шөгыльләнеп, аларны район, республика күләмендәге бәйге-фестивальләргә чыгаручы булу зур шатлык инде ул.

 

– Аз гына артка борылып карасак, егерме елда узган юлыбызны санасак, гастрольләребезне исәпләсәк, репертуарыбызны барласак, шактый бай багаж туплаганбыз икән. Шушы дәвер эчендә 8 потокка 163 биюче чыккан, 87 бию өйрәнелгән. 20 ел бие­гәч, биючеләр лаеклы ялга китә. Ә авыл мәдәният йортында эшләүчеләргә ул кагылмый. Көлеп кенә әйтәм, әле аякларым Аллаһка шөкер, рәхәтләнеп биерлек. Аннан миңа шушы юлымда маяк булып юл күрсәткән коллегам, остазым Гөлинә апа Габделхәевага да чиксез рәхмәтлемен, –

 


Кызыклы факт: 20 ел эчендә 24 театр куелган. Рәзинә Сәйфетдинова барысында да төп рольне башкара. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр драмасы гына да 4 тапкыр куела. 187 җыр җырланган. 22 100 – кичәләр алып барылган.


Сәхнәгә бер-бер артлы элек «Яшьлек» бию төркемендә шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар күтәрелде. Күбесе инде тормыш корган, балалар үстерә. Хәтта берсенең кызы Рәзинә апасына биергә йөри.

«Алар сәхнәгә күтәрелгәндә шундый дулкынландым ки, ирексездән елап җибәрдем. Рәхәт елау булды ул. Соклану катыш горурлану хисләре кичереп басып тордым алар каршысында. Менә бит ул нинди хөрмәт, нинди ярату! Бик сагынам үзләрен. Алар миңа барысы да якын, барысы да кадерле», – ди юбиляр.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә. Биюче егетләргә авылда гына түгел, шәһәр җирендә дә кытлык. Ә Мулла Илендә сөбеһанАллаһ диярлек!


Рәзинә туганнарга чиксез бай. Ул алты апасының кадерле сеңлесе. Апаларының сәхнәдә сөйләүләрен, Рәзинәнең «Ак яулыклы әнием минем» җырын башкарып, әнисе урынына калган апаларына чәчәкләр бүләк итүе барыбызны да елатты. Эх, әнисе Сания апа исән булса... Кызы белән чиксез горурланыр иде ул.

Иҗат кичәсенә Идел аръягы авылларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең бердәм булып коллегалаларның котларга килүе дә, бер-берсенә булган хөрмәт хисен күрсәтте. Аларның һәммәсе дә талантлы, җыр һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Күгәй мәдәният йортыннан Алмаз Шәйхенуров һәм Рәмзия Заһидуллинаның теат­ральләштерелгән чыгышы һәркем күңеленә хуш килде.
Рәзинәкәйне олысы да, кечесе дә ничек яратуы бу көнне ачык күренде. Кулларына бакча чәчәкләре тотып килгән 82 яшьлек Зөлфия апа Нигъмәтуллина сәнгатьле итеп шигырен дә сөйләде, җыр да башкарды. Менә талант, ичмасам, кешедә! Аннан «Хәзинә» фольклор ансамбле дә читтә калмады. Равил Вәлиәхмәтов белән Хәдис Гыйззәтуллин тальян гармунда уйнап, олы апаларның җырлап залдан керүе искиткеч чыгыш булды.

– Мәдәният ул – минем эш урыны гына түгел, ул минем дөньям, яшәү рәвешем, яшәү кыйблам. Ике улымның кадерле әнисе, яраткан иремнең сөеклесе булу, миңа тагын да бәхет һәм матурлык өсти. Вакытны кирегә күчерсәләр, ике дә уйламыйча, янә шул ук тормышны, шул ук мәдәният тармагын сайлар идем. Шатлыклы көнемдә мине зурлап, якын итеп килгән һәркемгә, җылы сүзләрегезгә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай бердәм, дус-тату булып, исән-сау яшәргә насыйп булсын! – ди Рәзинә Сәйфетдинова.


Менә шулай, алга таба да тормышның һәр мизгеленнән, кечкенә генә шатлыгыннан тәм һәм ямь табып, Фәнис абый белән тигезлектә, улларыгызның игелеген күреп яшәргә, Мулла Иле мәдәният йорты коллективының уңышларына сөенергә насыйп булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев