Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рамазан ае – бер ел көтелгән бик кадерле кунак

«Кем ихлас ышану белән һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүгә өметләнеп ураза тота, аның гөнаһлары гафу ителер». (Сәхих-Әл-Бохари)

Рамазан ае – үзенең килүе белән Җәннәт ишек ләрен ачып, Тәмугъ ишекләрен ябучы изге кунак. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә болай диелә: «Рамазан аеның беренче төне җитүгә шайтаннарны чылбыр лап куялар, Тәмугъ ишекләре бикләнә һәм Оҗмах ишек ләре ачыла...».
Нәкъ менә шуңа күрә бу айда шайтаннар адәмнәр күңеленә бозыклык һәм коткыны башка вакыттагы кебек сала алмый, безнең дә күңелләребез иманга, матур гамәлләргә күбрәк тартыла.
Әлбәттә, изге Рамазанны һәр мөселман зур әзерлек һәм үзенә бер төрле күңел халәте белән каршы ала. Мәчетләр тулы тормышлы, тәүлек әйләнәсе режимда эшли башлый. Без дә, бер көнне авылларга чыкканда, Әйшә бистәсенең иман йортына тукталып, биредә 2009 елдан бирле мулла булып торучы Флюр хәзрәт Баһманов белән аралашып алырга булдык. Олы юл буена салынган мәчет үзенең матурлыгы белән җәлеп итеп тора, аннан узган-барган һәркем аны кызыксыну һәм соклану белән карамыйча узмыйдыр. Үзебездә дә нәкъ шундый хисләр туганга, маршрутыбызны бераз гына үзгәртергә булдык.
Әйшә мәчете территориясе тулы бер комплексны тәшкил итә. Биредә мәчеттән кала, мәдрәсә, мәҗлесләр уздыру һәм тәһарәт алу аерым биналары, хәтта казанлы, мангаллы зур мич урнашкан корылмага кадәр бар. Һәммәсе җиренә җиткереп, уңайлы һәм матур итеп эшләнгән.

Рамазан аеның мөһим даталары:
1 апрель (кояш баеганнан соң) – Рамазан башлана;
1 май – ураза тотуның соңгы көне;
21 апрельдән 30 майга кадәр (Ләйләтел-Кадерне дә кертеп) – Рамазанның соңгы 10 көне;
2 май – Ураза бәйрәме, Ид-әл-Фитыр.

Тулы материалны "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев